Яңа гаилә коручыларның нинди милләттән булуы Росстатка тапшырылачак

Русия хөкүмәте ЗАГСка яңа гаилә коручы һәм аерышучыларның нинди милләттән булуы турындагы мәгълүматны Русия статистика комитетына тапшырып бару турында йөкләмә бирде.

Әлеге мәгълүмат катнаш гаиләләрнең күпме булуын һәм алар арасында аерылышучылар санын белү өчен кирәк икән.

Шулай ук яшь өйләнүшечеләрнең белемнәре, үлгән кешенең гаилә хәле турында да мәгълүмат тапшырылырга тиеш булачак.

Белемнең нинди булуы балалар тууын фаразлау өчен кирәк икән. Белем дәрәҗәсенә карап гаиләдә туучы балалар саны төрле булуы әйтелә.