Татарстан мөфтие һәм митрополиты гыйбадәтханәләргә ут төртүгә карата борчылу белдерде

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм митрополит Анастасий республикада гыйбадәтханәләргә ут төртүгә карата борчылу белдерде.

"Безнең диннәр тынычлыкка һәм Аллаһ белән аралашу ярдәмендә рухи камилләшүгә чакыра. Чиркәүләр һәм мәчетләр диндарлар биргән сәдакаларга төзелә. Гыйбадәтханәләргә карата вандаллык - халыкның дини хисләрен һәм инануларын мәсхәрәләү. Моны эшләүчеләр җәзага тартылырга тиеш. Без динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне бозуга юнәлтелгән провокация очракларын бер ничек тә кабул итә алмыйбыз", - диелә ачык хатта.