2013 елда Җирдә гадәттән тыш табигать шартлары

9 гыйнварда Австралиянең көнбатыш ярындагы Онслоу шәһәре янында кызыл тузан катыш болытлар өере.

14 гыйнварда кар каплаган Токио урамнары буйлап балигъ булучылар тантанасына баручы хатын-кызлар ашыга. Япониянең үзәк өлешендә  ул көннәрдә бик күп кар яуды.

16 гыйнварда Себердә 46 дәрәҗә салкынлыкта бәс белән капланган Якутски шәһәре.

18 гыйнварда Франциянең көнчыгышындагы Межев төбәгендә җигүле этләр ярышы.

1 февральдә Согуд Гарәбстанының Табук шәһәре янындагы чүлдә кар бураныннан соң җылы киенгән гарәп кар буйлап йөгерә.

9 февральдә Нью-Йоркның 42-нче урамы буйлап бер кеше ананас күтәреп бара. АКШның төньяк-көнчыгыш өлешенә ябырылган кар бураны кимендә бер кешенең гомерен өзде, йөзләрчә мең йортны утсыз калдырды һәм меңнәрчә очышны кичектерде.

27 февральдә Македониянең көньяк-көнчыгышындагы Моноспитово авылында бер кеше эте белән су баскан зират аша узып бара. Өч көн буе дәвам иткән көчле яңгыр бу төбәккә бик зур зыян китерде.

15 мартта Косово иминлек көчләре хезмәткәрләре Займ авылында йортын су баскан бер хатынны коткара. Ул көннәрдә яңгыр һәм кар күп яву сәбәпле Косовоның шактый өлешен су басты, Скендерай шәһәрендә елга ярларыннан чыгып 10 яшьлек кыз бала суга батып үлде.

17 мартта Эстония башкаласы Таллинда аврора балкышы.

17 мартта Швециянең Аре һәм Остерсунд авыллары арасында күктәге аврора балкышы.

22 мартта Төньяк Ирландия башкаласы Белфастта кар белән капланган Виндзор Парк стадионы. Төньяк Ирландия белән Русия такымнары арасында дөнья беренчелегенә квалификация уены җомга көнне үтәргә тиеш иде, әмма күп кар яву сәбәпле ул шимбәгә күчерелде.

26 мартта Төньяк Ирландиянең Антрим төбәгендә фермер Дональд О'Райли көрт астында күмелеп калган сарык һәм бәрәннәрен эзли. Якында әле генә коткарылган хәлсез маллар.

26 мартта Киев үзәгендә бер кеше калын кар катламы буйлап көрәкләр күтәреп кар көрәргә бара.

27 мартта Украина башкаласы Киевта кар бураныннан соң хәрбиләр урамнарны чистарта.

2 апрельдә Кытайның калын томан катламы астында калган Шэньяң шәһәре.

3 апрельдә Босниянең Мостар шәһәрендә тарихи "Борынгы күпер" янында Неретва елгасының биеклеге өч метрга күтәрелде. Ул көннәрдә кышкы кар эрү белән бергә җиде көн дәвамында күп яңгыр явып илнең шактый өлешендә елгаларда су биеклеге бик нык күтәрелде.

16 апрельдә Беларусның Припят елгасы буенда урнашкан Снядин авылында язгы ташкын вакытында бер хатын үз өендә утыра.

19 апрельдә язгы ташкын вакытында Беларусның Снядин авылында бер кеше атын урам аша алып чыга.

18 апрельдә кар яуганда Кытайның Баркөл казакъ автоном өязендә бер кеше маллар артыннан велосипедын этеп бара.

24 апрельдә Әфганстанның Мазар-и-Шәриф вилаятендә көчле яңгырлар һәм су басу нәтиҗәсендә җимерелгән йорт хәрабәләрен аралау. Ул көннәрдә төбәктә бик күп йортлар җимерелдә, берничә кеше һәлак булды.

30 апрельдә давыл алдыннан Һоң-Коңдагы Виктория порты өстендә болытлар өйере куера.

14 майда Нью-Джерси штаты күгендәге салават балкышы сурәтендә бер кош оча.

19 майда АКШ үзәгендәге Канзас штатында торнадо котыра.

АКШның Оклаһома штатында торнадо җимергән йортлар хәрабәләре арасында ике кыз бала, 20 май.

26 майдагы эссе көндә Пакстанның Лаһор шәһәрендә яшьләр су каналында коена. Ул көндә Лаһорда эсселек 43 дәрәҗәгә җитте. Илнең башка төбәкләрендә дә ул көн бик эссе һәм коры булды.

30 майда Сербия башкаласы Белградта көчле яңгыр һәм боз ява.

2 июньдә Чехиядә су басу вакытында Прага үзәгендә Влтава елгасында су эчендә калган Шри Чинмой сыны.

Мисырның Дакаһлия виләятендә бер фермер элек Нил елгасыннан сугарылып килгән туфракның быел ни дәрәҗәдә коруын күрсәтә, 4 июнь.

5 июньдә Бавариянең көнчыгышындагы Деггендорф шәһәре янында су басу вакытында юлда калган машиналар.

3 июньдә Әфганстанның Һелманд виләятендә британ хәрбиләре урнашкан Кэмп Бастион ныгытмасына ком бураны килә.

9 июньдә гадәттән тыш кызу көндә Пакстанның көнчыгышындангы Лаһор шәһәрендә яшәүчеләр су каналында коена.

29 июньдә Татарстанда эсселек 33 дәрәҗәгә җитте. Узган җәйдә дә республикада корылык 2010 елның җәен хәтерләтте, иген уңышына шактый зыян килде.

28 июньдә Индонезиянең Төньяк Суматра виләятендәге Тига Панчур авылыннан Синабуң янартавы күренеше.

Кытайның көньяк-көнбатышындагы Сычуан виләятендә Байчуан шәһәрендә 9 июльдәге су басу. Кытайның кайбер өлешләрендә давыллы яңгыр миллионнарча кешенең тормышына тәэсир итте, туфракны агызды, транспорт бәйләнешләрен өзде.

Кытайның Гансу виләятендә 6,6 дәрәҗәдәге җир тетрәүдән соң текә тау юлыннан машиналар һәм мотоцикллар бара. 23 июльдәге бу зилзилә нәтиҗәсендә 95 кеше һәлак булды, 2400-ләп кеше яраланды.

25 июльдәге эссе көннәрдә Һиндстанның Мумбай шәһәрендәге яр буена Гарәп диңгезендәге көчле дулкыннар килеп бәрелгәндә балалар яр буена килеп баскан.

29 июльнең эссе көнендә Кытайның Чжецзян виләятендәге Һаңжоу шәһәрендә балалар метроның салкынча идәнендә изрәп йоклый.

4 июльдә Пакстанның Карачи шәһәрендә кешеләр су баскан урам буйлап трактор арбасына утырып иминрәк урынга күчә.

6 августта Һиндстанның Аллаһабад шәһәрендә бер яшь кеше ярларыннан ташып чыккан Ганг елгасы өстеннән электр чыбыгы буйлап куллары белән үрмәләп бара. Һиндстанда июнь аеннан августка кадәр дәвам иткән муссон яңгырлары вакытында еллык явым-төшем күләменең 80 проценты төшә.

13 августта Пакстанның Равалпинди шәһәрендә су баскан урам буйлап бер малай велосипедта бара. Пакстанда муссон яңгырлары һәм су басулар 84 кешене үтерде, меңнәрчә кешенең тормышында төрле дәрәҗәдә кыенлыклар тудырды.

16 августта Әфганстан башкаласы Кабулда тузанлы көн.

1 сентябрьдә Русиянең Хабаровски шәһәрендә су баскан стадионга берәү җилкәнле тактада йөзәргә чыккан.

15 сентябрьдә Пакстанның Рави елгасы янында давыллы көн.

17 сентябрьдә Индонезиянең Суматра виләятендәге Каро районы Пертегуһан авылында һавага көл һәм лава атучы Синабуң янартавы янында бер ана белән бала.

25 сентябрьдә Пакстанның Бәлүчистан виләятендәге Аваран районында көчле җир тетрәүдән исән калганнар җимерелгән йортлар хәрабәләрен аралый.

25 октябрьдә бер малай Һиндстанның Аллаһабад шәһәрендә кипкән елга төбендә уйный.

28 октябрьдә Франциянең төньягындагы Булонь-сюр-Мер порты янында ярга зур дулкыннар ябырыла.

10 ноябрьдә Филиппинның Таклобан шәһәре гадәттән тыш көчле Һайян давылыннан соң.