Элекке саклану министры Сердюковка гаепләү белдерелде

Русиянең элекке саклану министры Анатолий Сердюков үз вазифаларын тиешенчә үтәмичә дәүләткә зур зыян салуда гаепләнде. Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин хәбәр итүенчә, Сердюков мәхкәмә утырышында сөйләүдән баш тарткан.

Элекке министрга каршы җинаять эше 28 ноябрь ачылды. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Сердюков Әстерхан өлкәсендәге "Житное" ял итү базасына кадәр министрлык акчасына юл төзергә кушкан булган. Ял итү урынының хуҗасы – Сердюковның кияве. Дәүләткә 56 миллион сумнан артык зыян салынган, дип исәпләнә.

Сердюков шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды.