Чаллыда милләтпәрвәр Илдар Хаҗины искә алдылар

Илдар Хаҗи

Милләтпәрвәр Илдар Хаҗи милли күтәрелеш чорларына кадәр татар милли аңын үстерүдә мәдәният, сәнгать өлкәсендә зур эш башкарды. Ул туксанынчы еллар алдыннан Чаллыда татар матбугатын булдыруга бик саллы өлеш кертте.
Илдар Хаҗины искә алу чарасы шәһәрнең “Энергетик” мәдәният сараенда барды. Анда Чаллы татар милли хәрәкәте эшләрендә, тормышында, мәдәният һәм сәнгатендә зур эз калдырган кешенең хезмәтләре искә алынды, чыгыш ясаучылар тарафыннан югары бәя бирелде.

Кичәне Гөлзада Рзаева алып барды һәм ул биредә катнашкан аксакалларның берсе булган Айдар Хәлимгә беренче сүз бирде. Айдар әфәнде сүз башында Илдар Хаҗи исән чагында аның белән шактый гына каршылыклы фикердә булуын искәртеп китте. Аннан инде моннан 25 еллар чамасы булган вакыйгаларны искә алды.

Айдар Хәлим чыгыш ясый

“1988 елларда Уфада татар милли хәрәкәтен оештырган заманнарда безнең очрашулар, кичәләр оештыруыбыз хакындагы белдерүләрне Уфа типографияләре бастырмады. Бу чаралар хакындагы белдерүләрне без еш кына Чаллыга җибәрә идек. Бер миһербанлы бәндә аларны бушка бастырып, безгә җибәрә торды. Соңыннан, Чаллыга килгәч белдем, бу кеше - Илдар Хаҗи булган. Аңа, көрәштәшләренә, туганнарына зур рәхмәтләремне әйтәм.

Тагын шунысына тукталыйм, бездә бер генә булса да шәхси татар мәктәбе ачылмый. Ә байлар күп бит. Аның аңы юк, ә башында - тирес. Мәхәллә мәктәпләре кирәк. Өч булсын, биш бала булсын, аларга ана телендә белем бирү җаен булдырыйк. Бу ил татар халкына беркайчан да җүнлелек эшләмәде һәм эшләмәячәк тә. Мәскәүдән алып Тын окенгача булган байлыгыбызны, миллионлаган корбаннар биреп, шушы көнгә калдык. Моны танырга һәм бирешмәскә тиешбез”, диде Айдар Хәлим һәм чыгышын “Без исән!” шигыре белән тәмамлады.

Илдар Хаҗи театры шәкертләре

Илдар Хаҗи 1965 елда Казан театр училищесыннан армия хезмәтенә алына. 1968-70нче елларда кабат шушы училищеда белем ала. Аннан соң ике ел С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли. Биредә үк татар циркын туплау буенча эш башлый. 1973-76нчы елларда аның эшчәнлеге Тинчурин театры белән бәйле була. 1976 елда Чаллыдагы Халык (үзешчән) театрын җитәкли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушында эшли. Кичә барышында сәхнәгә шушы театрның данлыклы артистлары да күтәрелде, алар Илдар Хаҗи турындагы матур истәлекләре белән дә уртаклаштылар. Шушы театрга йөргән Кәүсәрия Җамалиева бу шәхеснең милләт, дин, халыклар дуслыгы өчен янып йөрүен, шуңа, аның исемен мәңгеләштерү турында да фикер әйтте. Әлеге тәкъдимне чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов та хуплады.

Кичәгә килүчеләр

“Татар милли хәрәкәте эшендә якты эз калдырган шәхесләребез хөрмәтенә мемориал булдыру зарур. Аларның исемнәре ташка уелып язылырга тиеш. Шушы тәкъдим белән без Татарстан президентына да чыгачакбыз. Чөнки беренче президентны да, бүгенгесен дә хакимияткә милли хәрәкәт китерде. Илдар Хаҗи - олы йөрәкле, курку белмәс кеше иде. Аның кебекләр булса, бу зал бүген шыгрым тулы булыр иде. Илдар абый заманында дөньякүләм танылган биюче Мәхмүт Исамбаевны Чаллыга алып кайтты. Аннан соң наркоманлыкның нинди фаҗигаләргә китерүен тасвирлаган “Соңгы өмет” драмасын язып, сәхнәгә чыгаруы да үз чорында бик гыйбрәтле булды. Ул халык белән бергә булды, аны онытырга ярамый”, диде Рәфис әфәнде.

Илдар Хаҗиның 2001 елда чыккан китабы

Шушы кичәдә татар милли хәрәкәтенең тагын бер аксакалы Зиннур Әһлиуллин да чыгыш ясады. Ул әлеге җыенда халыкның аз булуына борчылу белдереп:

“Илдар абый хакимияткә уңайлы кеше түгел иде. Нәтиҗәсен күрәсез. Бүген монда барлыгы 80-90 кеше килгән. Хакимият үз кирәгендә һәр чарада залларны тутыра. Әгәр алар тырышса, залыбыз тулар иде”, дигән сүзләрен җиткереп, кайбер истәлекләргә күчте. “Илдар абый, Путин хакимияткә килгәч, "бу кешенең күзендә нур юк. Ул Брежневтан да озаграк кәнәфидә утырачак һәм милли республикаларга зур газаплар китерәчәк әле", диде. Ул бит алдан күрүче дә булган”, дип нәтиҗә ясады.

Татар яшьләре исеменнән биредә чыгыш ясаучылар күренмәде. Кемнәрдер сүз бирмәдеме, анысы безгә караңгы. Шулай да сәхнәдән, залдан тыш без “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгат Әхмәдишин белән сөйләштек.

Тәлгат Әхмәдишин

“Илдар абый яшьләр белән даими очрашып, хәлләрне белешеп, булышып торды. “Азатлык”ка листовкалар чыгаруда ярдәм итәрлек эшмәкәрләр тапты. Ул мине берничә тапкыр шундый ярдәмнәр буенча танылган генераль директорга алып барды. Барабыз, теге директор видеосыннан безне күрүгә бернинди чиратсыз-нисез шундук кабул итә иде. Илдар абый вафат булды, оешма эшләре буенча тагын теге җитәкчегә бардым. Кабул итмәде. Менә шунда гына мин аның нинди көчле шәхес булуын аңладым”, диде Тәлгат Әхмәдишин.

Җыенда Каюм хәзрәт Илдар Хаҗи рухына дога укыды. Гадәттә, Илдар Хаҗи исән вакытта һәм ул оештырган һәр милли чара “Туган тел” җыры белән тәмамлана иде. Узган чарада бу җыр яңгырамады.