Краснодар мәхкәмәсе Коръәннең Кулиев тәрҗемәсен рөхсәт итте

Краснодар крае мәхкәмәсе 17 декабрь утырышында түбәнрәк дәрәҗәдәге мәхкәмәнең Коръәннең Кулиев тәрҗемәсен тыю карарын гамәлдән чыгарды.

Хокук яклаучылар һәм мөселманнар Новороссийски шәһәре Октябрски мәхкәмәсенең Кулиевның Коръәнне рус теленә тәрҗемәсен "экстремистик" дип табу карарына каршы дүрт апелляция тапшырган булган, аларның барысы да бүген каралды. Утырыш бер сәгать дәвам итте.