Грузядә иң борыңгы кешенең баш сөяге табылды

Your browser doesn’t support HTML5

Грузиянең Дманиси шәһәре янында 1.8 миллион ел элек яшәгән борыңгы кешенең баш сөяге табылды. Грузиянең милли музей хезмәткәре Давид Лордкипанидзе Азатлыкның грузин редакциясенә әйтүенчә, Skull 5 дигән исем бирелгән бу табылдык ул чор кешесенең тулысынча сакланган беренче баш сәяге булып тора.