Татарстан экскурсоводларын Казанда узачак дөнья чемпионатларына әзерлиләр

23 һәм 24 декабрь көннәрендә Татарстан яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы республиканың экскурсовод һәм гидлары өчен ике көнлек семинар үткәрде. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, анда экскурсоводлар гильдиясенең 68 әгъзасы катнашкан.

Беренче көнне “Казан шәһәренең тарихи үзәген төзеләндерү, үстерү һәм “Универсиада-2013 мирасы” исемле темаларга лекцияләр укылган. Алар 2015 елда үткәреләчәк Су спорты төрләре дөнья чемпионатында һәм 2018 елда уздырылачак Футбол дөнья чемпионатында кулланылачак.

Кунакханәләр инфраструктурасы турында “Казан шәһәренә урнашу урыннары: классификациясе, төрләре һәм типлары” исемле лекция үткән.