Волгоград вокзалында шартлауда корбаннар саны 17гә җитте

Your browser doesn’t support HTML5

Волгоград тимер юл вокзалында шартлау

Волгоград тимер юл вокзалында шартлау нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга караганда, корбаннар саны 17гә җиткән. Тагын бер ир кеше алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

Русиянең тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, 10 кг тротил күләмендә шартлаткыч якшәмбедә Казан вакыты белән 12:45тә вокзал бинасы керешендә, турникет алдында шартлатылган. Ул шулай ук террорчы дип шикләнелгән хатын-кызның гәүдә калдыклары табылуын хәбәр итте.

Мәгълүмат чаралары, бу хатын-кыз - октябрь аенда Волгоград автобусында шартлау оештырган Наида Асиялованың дусты - Оксана Асланова, дип хәбәр итте. Ул интихар һөҗүмдә алты кешенең гомере өзелгән иде.

Соңрак Интерфакс агентлыгы, хокук саклау оешмасындагы чыганагына таянып, вокзалда шартлавны "славян кыяфәтле ир кеше" башкарган дип хәбәр итте.

Русиянең террорга каршы комитеты бу шартлуны террор гамәле дип атады. Террорчылык һәм канунсыз корал йөртү маддәләре нигезендә җинаять эше ачылгын.

1-3 гыйнвар өлкәдә матәм көннәре дип игълан ителде.

Your browser doesn’t support HTML5

Волгоград вокзалы. Шартлаудан соң