Таҗикстан Мәскәүдә мигрантны үтерүне тикшерергә таләп итә

Таҗикстан Русиядән Мәскәүдә Шахҗан Рәхмәтшаевның үтерелүен тикшерүне һәм гаеплеләрне җәзалауны таләп итте.

30 декабрьдә Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы Дүшәмбедәге Русия илчесе Игорь Лякин-Фроловка протест нотасы белдерде.

Рәхмәтшаевның мәете Мәскәүдә 26 декабрьдә табылган иде. Аның башын кисеп алганнар. 32 яшьлек Таҗикстан ватандашының гәүдәсендә 25 пычак эзе табылган. Ир-ат Мәскәүдә төзелештә эшләгән. Аның кесәсеннән берни алмаганнар - телефон һәм акча үзендә булган. Шуңа күрә, Таҗикстан хакимияте фикеренчә, бу җинаять милләтара нәфрәт нигезендә эшләнелгән.