Мәдинәдә очкыч һәлакәтендә 29 кешегә зыян килде

Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренә килүче очкыч һәлакәткә юлыгып 30-лап кеше зыян күрде.

11 кешене хастаханәләргә алып киттеләр, калганнарга һава аланында ярдәм күрсәтелде. Иранның Мәшһәд шәһәреннән Мәдинәгә килгән очкычта 300-дән артык юлчы булуы хәбәр ителә.

France-Presse хәбәр агентлыгы очкыч тәгәрмәчләрендә төзексезлек булу мөмкинлеген белдерә.

Җирле Tasnim агентлыгы Saudi Arabian Airlines һава ширкәтенә караган Boeing-767 төшеп утырганда тәгәрмәчләрен чыгара алмаган дип хәбәр итә. Очкыч берничә тапкыр утырырга тырышкан, әмма тәгәрмәчләре чыкмаган. Шуннан соң пилотлар түше белән төшәргә карар кылган. Бу очкычта хаҗилар булганлыгы әйтелә.