Болгарга Мәүлед бәйрәменә Русиядән мөселман дин әһелләре җыелачак

12 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлед ән-Нәби бәйрәмен уздырачак. Анда Русия төбәкләреннән мөфтияләр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Бу хакта Islam-Today хәбәр итә.