Мәскәүдәге яһүд музеенда татарларга багышланган лекция узачак

15 гыйнварда Русия башкаласының яһүд музеенда «1920 елда Мәскәүдә татар җәмгыяте: дини традиция белән яңа совет мәдәнияты арасы» дигән лекция узачак. Ул «1920-30 елларда этник Мәскәү һәм СССРдагы чит ватандашлар» дигән програм кысаларында оештырыла.

Лекциядә ул дәвердәге татар җәмгыяте үзенчәлеге бәян ителәчәк. Чараны тарихчы, педагогика фәннәре кандидаты, икътисад һәм социаль мөнәсәбәтләр институты хезмәткәре Марат Сафин алып барачак.