Фатих Кутлу: "Тукай – татар милләтенә Ходайның бүләге"

Your browser doesn’t support HTML5

Төрек тәрҗемәчесе Фатих Кутлу Габдулла Тукай музеенда журналистлар сорауларын җаваплап, Төркия татарларының Тукайга мөнәсәбәтен аңлатты. Ул шулай ук музейга килгән Казандагы "Салават күпере" төрек мәктәбе укучыларына Тукай турында җентекле мәгълүмат бирде. "Дөнья әдәбиятында әти-әнисез үсеп шундый олы шагыйрь була алган икенче бер кеше юктыр мөгаен. Мин Габдулла Тукайны Аллаһы Тәгаләнең татар милләтенә бик зур рәхмәте һәм бүләгедер дип саныйм", дип белдерде ул.