Киевта Азатлык радиосы журналистлары тоткарланган

Украина башкаласы Киевта Азатлык радиосы журналистлары тоткарланган. Бу хакта алар смс хәбәр җибәргән. Ул анда үзен һәм тагын бер хезмәттәшен кыйнауларын әйтә. Хәзер алар протест белдерүчеләрне ташый торган милиция машинасында тотыла.

Бүген иртән журналистлар кичә чуалышлар башланган Грушевский урамындагы хәлләрне төшерә торган булган. Анда әле дә демонстрантлар белән милиция арасында каршылыклар дәвам итә. Журналистлар милиция ныгытмасына килеп җиткәч Азатлык радиосында барган трансляция юкка чыга.