2014 елның Оскар намзәтләре

Австралия актеры Chris Hemsworth (с) һәм Академия президенты Cheryl Boone Isaacs 86нчы сезонның намзәтләрен игълан итә. Лос-Анҗелес, 16 гыйнвар 2014

Дөньякүләм кинематограф өлкәсендә узган елның иң лаеклы фильмнарын билгеләү мәшәкатьләре башланды. Башта төрле дәрәҗәдәге гильдияләр үз фикерләрен белдерсә, 13 гыйнвар көнне “Алтын Глобус” дип аталган кинопремия тапшырылды. 16 гыйнварда исә кино өлкәсендә иң абруйлы премия - “Оскар”га намзәтләр игълан ителде.

Азатлык радиосы сезнең игътибарга 2014 елгы Оскар премиясенә төп категорияләрдә дәгъва иткән фильмнар исемлеген тәкъдим итә.

Иң яхшы фильм

• «12 ел коллыкта» (12 Years a Slave)
• «Американча алдау» (American Hustle)
• «Уолл-стрит бүресе» (The Wolf of Wall Street)
• «Гравитация» (Gravity)
• «Даллас сатып алучылары клубы» (Dallas Buyers Club)
• «Капитан Филлипс» (Captain Phillips)
• «Небраска» (Nebraska)
• «Ул» (Her)
• «Филомена» (Philomena)

Иң яхшы режиссер

• Александр Пэйн – «Небраска»
• Альфонсо Куарон – «Гравитация»
• Дэвид О. Расселл – «Американча алдау»
• Мартин Скорсезе – «Уолл-стрит бүресе»
• Стив МакКуин – «12 ел коллыкта »

Иң яхшы актер

• Мэттью МакКонахи – « Даллас сатып алучылары клубы»
• Чиветель Эджиофор – «12 ел коллыкта»
• Брюс Дерн – «Небраска»
• Кристиан Бэйл – «Американча алдау»
• Леонардо ДиКаприо – «Уолл-стрит бүресе»

Иң яхшы актриса

• Джуди Денч – «Филомена»
• Кейт Бланшетт – «Жасмин»
• Сандра Баллок – «Гравитация»
• Мэрил Стрип – «Август»
• Эми Адамс – «Американча алдау»

Икенче пландагы иң яхшы актер

• Баркхад Абди – «Капитан Филлипс»
• Брэдли Купер – «Американча алдау»
• Джаред Лето – «Даллас сатып алучылары клубы»
• Майкл Фассбендер – «12 ел коллыкта»
• Джона Хилл – «Уолл-стрит бүресе»

Икенче пландагы иң яхшы актриса

• Дженнифер Лоуренс – «Американча алдау»
• Джулия Робертс – «Август»
• Джун Скуиб – «Небраска»
• Лупита Нионго – «12 ел коллыкта»
• Салли Хокинс – «Жасмин»

Иң яхшы оригиналь сценарий

• Спайк Джонс – «Ул»
• Боб Нельсон – «Небраска»
• Эрик Уоррен Сингер һәм Дэвид О. Расселл – «Американча алдау»
• Вуди Аллен – «Жасмин»
• Крэйг Бортен, Мелисса Уоллэк – «Даллас сатып алучылары клубы»

Иң яхшы адаптацияләнгән сценарий

• Ричард Линклейтер, Жюли Дельпи, Итан Хоук – «Төн уртасы алдыннан»
• Билли Рэй – «Капитан Филлипс»
• Джефф Поуп һәм Стив Куган – «Филомена»
• Джон Ридли – «12 ел коллыкта»
• Теренс Уинтер – « Уолл-стрит бүресе»

Чит телдә иң яхшы фильм

• Бельгия – «The Broken Circle Breakdown»
• Дания – «Ау» (Jagten)
• Италия – «Бөек матурлык» (La grande bellezza)
• Камбоҗа – «Югалган сурәт» (L'image manquante)
• Фәләстин – «Гомәр» (Omar)

Иң яхшы анимацион фильм

• «Җил көчәя» (Kaze tachinu)
• «Начар мин 2» (Despicable Me 2)
• «Крудс» (The Croods)
• «Туңган» (Frozen)
• «Эрнест һәм Селестина» (Ernest et Célestine)

Җиңүчеләр 2014 елның 2 мартында Лос-Анджелес шәһәрендә узачак Оскар премиясен тапшыру тантанасында игълан ителәчәк.