Яңавылдагы шартлауда биш кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

19 гыйнвар кичендә Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә биш катлы торак йортта шартлау булып, 6 фатир җимерелде. Шартлау бер фатирда газ баллоны белән төзекләндерү эшләре башкарганда булган дип әйтелә. Нәтиҗәдә биш кеше, шул исәптән 9 һәм 11 яшьлек ике бала һәлак булды һәм дистәләп кеше каты яраланды.