Киевта Украина йортын яулап алган демонстрациячеләр бинаны җыештыра

Your browser doesn’t support HTML5

Киевта демонстрациячеләр Украина йорты дип аталган Халыкара җыеннар үзәген җыештыра. Бу бинага кереп сыенган йөзләрчә милиция хезмәткәрен аннан чыгып китәргә мәҗбүр итү өчен оппозиция тарафдарлары якшәмбегә каршы төндә бинаны көч белән яулап алды.