Украина саклану министры: Армия низагта катнашмаячак

Украина саклану министры Павел Лебедев армия хакимият белән оппозиция арасындагы каршылыкта катнашмаячак, дип белдерде. Лебедев әйтүенчә, армия конституциядә кораллы көчләргә билгеләнгән вазифалар кысаларыннан чыкмаячак.

Министр хәрбиләрнең хәзерге вәзгыятькә тыкшынуы турында кайбер сәясәтчеләр әйткән сүзләрне провокация дип атады.

Украина конституциясендә армиягә "илнең суверенлыгын һәм бербөтенлеген" тәэмин итү йөкләнә һәм кораллы көчләрнең "беркем тарафыннан да ватандашларның хокукларын һәм иреклекләрен чикләү өчен кулланыла алмавы" ассызыклана.

Украинаның элекке саклану министры Анатолий Һрыценко Азатлык радиосына интервьюда рәсми рәвештә теркәлгән утлы коралга ия ватандашлар үзләренә куркыныч янаганда аны куллану хокукына ия, диде.