Сочига Татарстаннан 342 волонтер китә

Сочи Олимпия уеннарында Татарстаннан 342 волонтер эшлиячәк. Аларның яртысы кышкы Олимпиаданы, икенче яртысы Паралимпиаданы уздырырга ярдәм итәчәк.
Бүгенге көнгә Сочига 60лап кеше киткән инде. Калганнарының 2 февральгә кадәр барып җитүе планлаштырыла.

Казанда узган җәйге Универсиадада Русиянең барлык төбәкләреннән һәм 30дан артык чит илдән 20 меңгә якын волонтер эшләде.