Татарстан һәм Башкортстанда күп еллар булмаган салкыннар тора

Алдагы көннәрдә Татарстанда һәм Башкортстанда салкыннар бу айдагы нормадан артык булачак.

Гыйнварның соңгы көннәрендә Татарстанда 30-35 дәрәҗә салкын, республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында 40 дәрәҗә салкын булыр, дип көтелә.

Башкортстан синоптиклары 29-30 гыйнвар көннәрендә кайбер районнарда салкыннарның -45 дәрәҗәгә төшүен фаразлый.