Рөстәм Хәмитов Башкортстанда 2015 елда узачак сайлауда катнашырга җыена

Рөстәм Хәмитов 2015 елда узачак Башкортстан башлыгы сайлавында катнашырга җыена.

«Сайлауда катнашачакмын. Төгәллисе бик күп проектлар бар. Эшемне дәвам итүгә өметләнүче кешеләр дә шактый күп. Алар миңа ышана. Мин аларның өметен өзә алмыйм», диде Хәмитов «Инткрфакс»ка.

Ул сайлауның 2015 елның көзендә узачагын искә төшерде һәм аның «гадел, чиста көрәштә үтәчәгенә» өметен белдерде.