Әлмәттә татар-башкорт көрәше бәйгесе башланды

Your browser doesn’t support HTML5

13 февральдә Әлмәт шәһәренең "Теннис-сити" спорт сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча 51нче бәйге башланды. Биредә Татарстан, Башкортстан көрәшчеләре белән бергә Русия төбәкләреннән килгән ир-егетләр дә бил алыша. Килүчеләрне Татарстан авыл хуҗалыгы министры, татар-башкорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов котлады.