Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару уңаеннан Казанда митинг узды

Бүген Казанда Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан митинг узды.

Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы, 1983-1985 нче елларда Әфганстанда хезмәт иткән Валерий Миронченко сүзләренчә анлагы еллар солдатлар өчен бик авыр булган: бу гаилә белән аерылышу, җитди авырулар (тиф, гепатит) һәм үзенчәлекле географик һәм климатик шартлар да. Өйләрендә балаларының Әфганстаннан кайтуын көткән әти-әниләргә иң авыры булган. Көрәш кырларында 15 мең совет солдаты һәлак булган, шул исәптән 261 татарстанлы, диде ул.

“Татар-информ” язуынча, митингка тормыш иптәше Фәридә белән килгән Рөстәм Вафин 1981-1982 нче еллларда Әфганстанда хезмәт итүен мәңгегә истә калдырган. Ул сугыштан “Кызыл йолдыз” ордены белән, ләкин инвалид булып кайткан.

Сугыш инвалиды дүртенче катта тора, һәр юлы култык таяклары белән төшәргә һәм менәргә авыр. Әмма алар яшәү шартларын үзгәртә алмый – мондый затлар өчен торак алу буенча махсус программа каралмаган.