Бәрелешләрдә протестчылар милиция хезмәткәрләрен тотып мәйданга алып китте

Your browser doesn’t support HTML5

Киев үзәгендәге бәрелешләрнең бер өлешендә протестчылар берничә милиция хезмәткәрен "әсир итеп алды". Азатлык радиосы хәбәрчесе протестчыларның кимендә дүрт милиция хезмәткәрен Евромайданга таба алып китүләре турында белдерде. Кайбер милиция хезмәткәрләренең башлары канлы. Тоткарланганнарны алып баручылар аларны сугарга теләүчеләрдән саклый.