Акмәчет каршылыгында кырымтатарлар җиңде

Your browser doesn’t support HTML5

Акмәчет каршылыгында кырымтатарлар җиңгәннән соң һәм Кырым Югары радасы утырышы булмаячагы игълан ителгәннән соң кырымтатарлар ярымутраудагы үзләре яшәгән районнарга таралыша. Раданың чираттан тыш утырышында Киевта хакимият алышынгач илдәге сәяси-иҗтимагый вазгыять мәсьәләсе караласы иде. Русия тарафлы көчләр Украинаның яңа хакимиятенә буйсынмаска, Кырымның бәйсезлеге турында референдум игълан итеп, Мәскәүдән ярдәм сорарга чакырган иде. Кырымтатарлар Русия тарафдарларын рада яныннан читкә кысрыклап чыгарды.