НАТО башлыгы Кырымданы вакыйгаларга борчылу белдерде

Андерс Фог Расмуссен

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен пәнҗешәмбе көнне Кырымдагы хөкүмәт һәм парламент бинасын басып алуны "куркыныч тудыручы" һәм "җавапсызлык" гамәле дип атады.

Расмуссен Кырымдагы соңгы хәлләргә "чиктән тыш борчылу" белдерде. Ул әлегеләр хакында Брюссельдә НАТО җитәкчеллеге утырышы вакытында әйтте. Бу киңәшмәдә Украина саклану министры вазифаларын башкаручы да катнашты.