Кырымның яңа премьеры Аксенов Русиядән акча сорый

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымның 100 урынлы Югары радасы 52 тавыш белән "Урыс берлеге" оешмасы рәисе Сергей Аксеновны Кырымның яңа премьер-министры итеп билгеләде. Бу карар парламент янына җыелган Русия яклы демонстрациячеләр алдында игълан ителде. Аксенов Мәскәү ярдәменә өметләнүен һәм Русиядән акча көтүен белдерде.