Пан Ги Мун: Сүриягә халыкара тырышлыклар "уңышсызлыкка очрады"

Пан Ги Мун

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун халыкара җәмәгатьчелекнең Сүриядә кан коюны туктата алмавын оят буларак бәяләде. Пан Ги Мун пәнҗешәмбе Нью-Йоркта Руандадагы геноцидның 20 еллыгы уңаеннан хәтер чарасында чыгыш ясады. Ул вакытта бу хәлләргә БМО катнашуга карамастан 800 мең кеше үтерелгән иде.

Генераль секретарь ике низаг арасында параллель үткәреп аларны халыкара җәмәгатьчелекнең уңышсызлыкка очравы дип атады.

БМОда булган мәгълүматларга күрә, Сүриядә өч ел дәвам итүче кораллы каршылыклар нәтиҗәсендә 140 мең кешенең гомере өзелгән.