Чубаров Төркия һәм Көнбатыш белән киңәшләшкән

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров 1 мартта Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Кырымдагы хәлләрнең инде халыкара мәсьәләгә әверелгәнлеген һәм Кырым тирәсендәге вазгыять турында Украина җитәкчелеге белән генә түгел, АКШ, Германия, Төркия рәсмиләре белән дә сөйләшкәнлеге турында белдерде. Шул ук вакытта Чубаров Кырым мәсьәләсе бары тик Украинаның бербөтенлеге нигезендә генә чишелә ала, диде.