Русия рәсмие: Айрат Сибагатуллин исеме аталмаска тиеш иде

Your browser doesn’t support HTML5

1 мартта Акмәчеттәге Һөнәр берлекләре сараенда Татарстаннан килгән "культур десанты" концерты вакытында бер сәер нәрсә булды. Сәхнәдән читтә бер урыс кешесе килде дә "зачем он назвал Айрата Сибгатуллина. Мы здесь неофициально партизаним. Его руководство просило не озвучивать его имя диде. Соңыннан ул кешенең Русия мәдәният министрлыгыннан булганы, аның бу концертларны оештыруга катнашы булганы аңлашылды. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ул вакытта сәхнәдә азсанлы тамашачылар арасында концерт карап утыра иде.