Акмачеттә сугышка каршы митингны өзделәр

Your browser doesn’t support HTML5

4 март Акмәчеттә Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләре бинасы янында хатын-кызлар Кырымга Русия гаскәрен кертүгә каршы митинг үткәрде. Көтмәгәндә автобус белән ярым-хәрби кием кигән, Георгий тасмалары таккан бер төркем ир-ат килеп, бина керешен томалап куйды һәм митингны туктатты.