Федерация шурасы АКШ һәм Европа берлегенең чикләүләр кертү мөмкинлегенә җавап әзерли

Федерация шурасы Русия хакимиятенә Америка һәм Европа ширкәтләре (шул исәптән хосуси ширкәтләрнекене) милкен, хисапларын, кыйммәтле кәгазьләрен тартып алырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен әзерли.

Канун өлгесе авторларының берсе Андрей Клишас фикеренчә, бу АКШ һәм Европа берлегенең Русиягә чикләүләр кертү ихтималлыгына җавап булып тора.