Кырымтатарлар Русиягә кушылу карарын һәм референдумны танымый

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров коралланган билгесез кешеләр карамагындагы Кырым югары радасының Кырымны Русиягә кушу турында пәнҗешәмбе көнне чыгарган карарын танымавын белдерде. Пәнҗешәмбе көнне Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Чубаров шулай ук кырымтатарларның Кырымны Русиягә кушу турында 16 мартта үтәчәк референдум нәтиҗәләрен дә танымаячагын әйтте.