Бахчасарай хакимияте вәкиле ашыгыч референдум турында

Your browser doesn’t support HTML5

Бахчасарай шәһәр башлыгы урынбасары Али Абдуллаев Азатлыкка шәһәр шурасының инде референдумга әзерләнә башлавын әйтте. "Белмим ничек үтәр ул, вакыт бик аз бит", ди Абдуллаев. Кырымтатарларның бертавыштан диярлек референдумга бойкот белдерүенә килгәндә ул "бу халыкның үз карары, моңа карата нидер әйтү урынсыз", диде. Бахчасарай районында ул 25 меңләп кырымтатар яшәвен әйтте.