Али Якуповны гаепләүдә хаталар табылган

Пенза өлкәсенең район мәхкәмәсе Урта Әләзән авылының 44-нче мәхәлләсенең элекке имамы Али Якупов эшен кире прокурорга кайтару турында карар чыгарды. Гыйнвар аенда Якупов өстеннән башланган мәхкәмә эшендә аны хәдистәге сүзләрне китергән өчен яһүдләрне үтерергә чакыруда гаеплиләр.

Мәхкәмәнең бүгенге утырышында тагын биш кеше шаһит буларак чыгыш ясады. Эш әлегә туктатылып тора, ул прокурорга гаепләүдә булган хаталарны төзәтү өчен җибәрелгән.

Али Якуповны узган ел 8 һәм 15 мартта, җомга көннәрдә вәгазь тыңларга килгән мөселманнарны экстремизмга чакыруда гаеплиләр.