Казан мэриясе "Татар кыз"ларын барлады

Your browser doesn’t support HTML5

Казан шәһәр идарәсе милләткә йөз белән каравын "Татар кызы-2014" бәйгесендә күрсәтергә тырышты. 17 мартта Камал театры бинасында конкурсның финал өлеше саф татарча үтте һәм быел да татар мәдәниятен таныту, яшьләрдә үзаңны үстерү максат итеп куелган иде.