Казанда Нәүрүзне биеп котладылар

Your browser doesn’t support HTML5

Төрки дөньяның яңа елы саналган 21 март -- Нәүрүз бәйрәме Казанда төрки халыкаларның биюләрен башкарып билгеләнде. Бауман урамында узган флешмобта Татарстан яшьләре ассамблеясы егет-кызлары үз осталыгын күрсәтте. 22 мартта Камал театры алдында быел Нәүрүз зурлап бәйрәм ителәчәк.