Русиядә өч кешенең берсе елына бер китап та укымый

Русия халкының 35% 2012 елда бер китап та укымыган. Рус теле чит телләрдән кергән сүзләр белән "пычыранган", дип белдерде Русия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая Петербурда узган җыенда.

Статистикага караганда, укыганнары да беренче чиратта детективлар сайлый, икенче урында фэнтези, шигърият иң соңгы урында.

Тел белгече сүзләренә караганда, 1989 елдан бирде русчага елына ике меңлэп чит сүз өстәлә башлаган. Аларның барысы да телне баетмый, кайберләре пычырата, диелде Петербурда узган мәгариф җыенында.