Сүриянең көнчыгышында бер-берсенә каршылыктагы исламчыл төркемнәр арасында булган каты сугышта 68 кеше һәлак булды. Британиядә урнашкан Сүриядә кеше хокуклары торышын тикшерүче үзәк ике көн инде Гыйрак чигеннән ерак булмаган Дәер әз-Зор вилаятенең Букамал шәһәрендә бәрелешләр дәвам итә дип белдерә.
Нефть табу сәнәгатенең үзәге булган бу вилаяттә “Гыйракта һәм Левантта ислам дәүләте” һәм Әл-Каидә белән бәйләнештәге “Ән-Носра фронты” төркемнәре арасында кораллы каршылык дәвам итә.
Активистлар белдерүенчә, Сүриядә 2011 елда башланган низаг нәтиҗәсендә 150 меңгә якын кеше һәлак булган.