Кырымтатар журналистлары фикер алышты

Your browser doesn’t support HTML5

10 апрельдә Бакчасарайда кырымтатар журналистлары кырымтатар матбугат көненә багышлап түгәрәк өстәл үткәрде. Анда кырымтатар телен саклауда матбугатның роле, цензура мәсьәләсе, Гаспринскийның "Телдә, фикердә, эштә берлек!" шигаренең актуальлеге хакында сөйләштеләр.