Русия әләмнәре куелган БТРлар Славянскига килде

Your browser doesn’t support HTML5

Украинада Донецки өлкәсенең Славянски шәһәр шурасы бинасын Русия әләмнәре куелган десант БТРлары чолгап алды. Аңа кадәр Краматорскида Русия яклы активистлар Украинаның алты БТРын туктаткан иде. Ул хәрби машиналар шәһәргә илнең көнчыгышында террорга каршы чара кысаларында җибәрелде. Кырымдагы "яшел кешеләр"гә бик нык охшаган хәрби киемдәге һәм яхшы коралланган кешеләр җитәкчелегендә сепаратистлар Украина хәрби машиналары төркемен кулга төшерде һәм коралсызландырды. Әлеге төркемдәге хәрбиләрнең протестчылар ягына күчүе хәбәр ителде. Соңрак Русия әләмнәре куелган өч хәрби машина Славянскига килде.