Кырымтатарларның Советлар берлегендәге тормышы

Кырымга кайтырга рөхсәт ала алмаган кырымтатар гаиләләре 1968 елда Украинаның Херсон өлкәсендәге Новоалексеевская станциясендә. Бу кырымтатарлар Кырымда теркәлә (прописка) алмаган, шуңа күрә аларның анда торыр урын сатып алу мөмкинлеген дә, эшкә урнашу мөмкинлеге дә булмаган.

Кырымтатарлар лагерьда -- кырымтатар милли хәрәкәте әгъзалары 1968 елда Үзбәкстанның Навои шәһәре лагерында. Утырганнан сулдан уңга: Айдер Бариев (1938-2010), Исмаил Языджиев (1918/1920-1987), Иззет Хаиров (1938 елда туган). Басканнар сулдан уңга: Актем Асанов, Нариман Кадыров, Зейтулла Ибраимов, Решат Байрамов (1943 елда туган), Роллан Кадыев (1937-1990).

1976 елның 9 августында Кырымның Карасубазар районы Кышлау (Курское) авылында Энвер Аметов гаиләсе сөрелгәннән соң алар торган йорттан чыгарып ташланган әйберләр.

Кырымтатар милли хәрәкәте җитәкчесе Мостафа Җәмилев (1943 елда туган). 1969 елдан Кеше хокукларын яклау инициатив төркеме әгъзасы. Сәясә сәбәпләр белән алты мәртәбә хөкем ителә. 1991 елдан 2013 елга кадәр Кырымтатар мәҗлесен җитәкли. Фото 1962 елның 18 ноябрендә төшерелгән.

Муса Мамут җеназасы. Муса Мамут (1931-1978) -- кырымтатар хәрәкәте активисты. Сәяси тоткын (1976-1977). Кырымда теркәлү (прописка) мөрәҗәгате икенче мәртәбә кире кагылганнан һәм яңа җинаять эше ачылганнан соң Мамут 1978 елның 23 июнендә үз-үзен яндырып үтерә. Акмәчет районы Биш Терек (Донское) авылы зиратында җирләнгән. Мамут җеназасы, хакимиятнең каршылыгына карамастан, кырымтатарларның киңкүләм протест чараларына әверелә. Муса Мамут милли каһарман буларак таныла. Мамут һәлак булган көн ел саен зурлап искә алына.

Кырымтатарларны эзәрлекләүгә протест йөзеннән үз-үзен яндырып үтергән Муса Мамут җеназасы.

Ташкент өлкәсе Чирчик шәһәрендә кырымтатарларның Ленин тууның 98 еллыгыннан башланган урам йөрешен (21.04.1968) милиция һәм солдатлар көч белән куып тарата. 300дән артык кеше тоткарлана. Ун кеше 2-3 ел төрмәгә хөкем ителә. Бу хәлләрдән соң кырымтатар хәрәкәте Көнбатыш матбугатында да таныла.

Чирчик шәһәрендә кырымтатарларның урам йөрешен милиция һәм солдатлар көч белән куып тарата.

Решат Җәмилев (1931-2002) -- Кырымтатар хәрәкәтенең иң актив әгъзаларыннан берсе. Өч тапкыр хөкем ителгән сәяси тоткын. Башта 1967 елда, икенче мәртәбә 1972-1975 елларда, өченче мәртәбә 1979-1982 елларда төрмәдә утыра.

1988 елның 14 февралендә Ташкент өлкәсенең Бекобад шәһәрендә кырымтатарлар митингы.

1988 елның 14 февралендә Бекобадта кырымтатарлар митингын күзәтүче милиция хезмәткәрләре.

1988 елның 28 августында Мәскәү шәһәр шурасы бинасы янында кырымтатарлар демонстрациясе.

Мәскәүдә кырымтатарлар вәкилләре. 1960нчы еллардан башлап кырымтатарлар Советлар берлеге Югары шурасы президиумы һәм башка рәсмиләр белән кырымтатар халкын реабилитацияләү һәм Кырымга кайтару турында сөйләшүләр өчен үз вәкилләрен Мәскәүгә җибәрә. Кырымтатарлар депортацияләнгән халыклардан иң соңгысы булып, 1967 елның 5 сентябрендә реабилитацияләнә.

1988 елның 14 февралендә Бекобадта кырымтатарлар митингы.

Петр Григорьевич Григоренко (1907-1987), генерал-майор. Башта 1964-1965 елларда, икенче мәртәбә 1969-1974 елларда сәяси сәбәпләрдән төрмәдә утырып чыга. Мәскәү Һелсинки төркеме әгъзасы. 1977 елда Кушма Штатларга китә. Диссидентлардан иң беренче булып кырымтатарларны эзәрлекләүләргә игътибар юнәлтә. Акмәчеттә аңа һәйкәл куелган.

Алексей Евграфович Костерин (1896-1968). Язучы, журналист. Сталин лагерьлары тоткыны (1938-1943). 1957 елдан башлап ул репрессияләнгән халыкларны, шул исәптән кырымтатарларны яклый.

Александр Павлович Лавут (1929-2013). Математик. 1969 елдан Кеше хокукларын яклау инициатив төркеме әгъзасы. Мемориал кеше хокукларын яклау үзәге әгъзасы. Сәяси тоткын (1980-1986). "Хроника текущих событий" басмасын чыгаручыларның берсе. 1974 елда басманың 31нче чыгарылышын тулысынча кырымтатар хәрәкәтенә багышлый.