Донецкида сепаратистлар басып алган бинадан китмәячәкләрен белдерә

Русия яклылар басып алган Донецки өлкә хакимияте бинасы. 8 апрель 2014

Донецкида өлкә хакимияте бинасын басып алган һәм “Донецки халык республикасы”н игълан итүчеләр бинаны бушатмаячакларын белдерә.

Бу хакта Би-би-сига Русия яклы активист Александр Гнездилов белдерде. Ул, Украина хакимияте лигитим түгел, алар Киевта парламент һәм президент хакимияте биналарыннан киткәч кенә үзләренең бинаны бушатачакларын белдерә.

Бүген иртән Славянски үзәгенә бер төркем кешеләр җыелды. Алар Русия яклыларның шәһәр хакимияте бинасыннан китүен таләп итте. Хәбәрчебез белдерүенчә, шәһәрдә вазгыять гомумән алганда тыныч, кибетләр эшли һәм урамнарда кораллы кешеләр күп.

Бүген радиотапшырулар, радио элемтәcе, телевидение концерны Украина иминлек хезмәткәрләре белән бергә кичә Краматорскида басып алынган радио тапшыру үзәген азат итте, һәм Русиянең бөтен тапшыруларын туктатты, дип хәбәр иткән концерн матбугат хезмәте вәкиле УНИАН-га.