Кырым хакимияте Мостафа Җәмилевне чик буенда тоткарлап торды

Кырымтатар җитәкчеләрен каршыларга юл буена җыелган кырымтатарлар

Кырымны аннексияләгән Русия хакимияте кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевне Кырымга кергәндә тоткарлап торды. Хәрбиләр 40 минуттан артык телефон аша җитәкчелек белән сөйләшкәннән соң гына Җәмилевне Кырымга кертергә мәҗбүр булган.

Җәмилев Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән машинада Киевтан Кырымга кайтып килгәндә Кырымга кереп барышлый аларны хәрбиләр туктаткан һәм Җәмилев Кырымга керергә ярамаган кешеләр исемлегендә дип аны ватанына кертергә теләмәгән.

Җәмилев белән Чубаровны чик буенда тоткарлау хәбәрен ишетеп кырымтатарлар 30лап машина белән аны каршыларга чик янына килгән.

Кырымдагы Мәскәү хакимияте Украина Югары радасындагы йөзләрчә депутатны Кырымга кертмәү турында карар чыгарган иде. Алар арасында Мостафа Җәмилев тә бар.