Чаллыда Ленинны искә алырга дүрт кенә кеше җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллының Элеватор тавындагы Ленин һәйкәле янына 22 апрель көнне коммунистларның җыйналуы күптән гадәттә. Ә менә быел бирегә бары дүрт кенә коммунист килгән. Дүртесе дә татарча сөйләшә. Пенсионер Винер Гәрәевтән кала калган өчесе керәшен булып чыкты. Коммунистларның Чаллы шәһәр комитеты секретаре Марклен Федоров кеше аз килүне һәйкәлнең шәһәрдән читтә булуы, хакимиятнең бу якларга автобуслар хәрәкәтен туктатуы белән бәйли. Шушы коммунистларга берничә сорау бирдек.