"Кырымда референдум кичектерелә"

Җәмилевнең Кырымга керүен тыю карары

Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилев кырымтатарлары үз референдумын әлегә уздырмаячак, дип белдерде.

"Оккупацияләнгән җирдә референдум уздыру ул Русия референдумы кебек булачак. Алар теләгән саннарны язды да куйды. Без чын референдум уздырырга, халыкара күзәтүчеләрне чакырырга телибез. Әлегә аларны кертмәячәкләр. Безнең референдум билгесез вакытка кичектерелә", диде Җәмилев Кырымнан Киевка барганда.

Your browser doesn’t support HTML5

"Референдум кичектерелә"


Бүген Кырымнан чыгып киткәндә Җәмилевка "2019 елга кадәр Кырымга керү тыелу" турында кәгазь тапшырылды. Бу документның кем тарафыннан кабул ителүен ул белми.