Славянскида Русия яклы көчләр АКШ журналистын тотык итеп алды

Your browser doesn’t support HTML5

Үзен Украинаның көнчыгышындагы Славянски шәһәре мэры дип игълан иткән Вячеслав Пономарев үз кешеләренең АКШ журналисты Саймон Островскийны тотык итеп алганлыгын белдерде. Островский Vice News хәбәр агентлыгы өчен эшли. Vice News хәзер хәбәрчене ничек тә булса коткарырга тырыша. АКШ дәүләт департаменты вәкиле Джен Псаки Русия яклы сепаратистларның журналистны тотык итеп алуын хөкем итте. Саймон Островский соңгы берничә атна дәвамында Украинадагы кризисны яктыртып килде. Twitterда аның соңгы язмасы дүшәмбе көнне чыкты. Күрәсең, шуннан соң аны тотык итеп алганнар.