Кырымның "Евровидение" бәйгесендә тавыш бирүе Украина файдасына саналачак

"Евровидение" бәйгесендә катнашучылар өчен Кырымнан килгән тавышлар Украина файдасына саналачак, дип белдерде җыр бәйгесенең җәмәгатьчелек белән эшләү белгече Ярмо Сиим.

Моның сәбәбе - Кырымны элемтә белән Украина ширкәтләренең тәэмин итүе. "Евровидение" башланганчы Кырым һәм Акъяр Украинаның +38 телефон кодыннан Русиянең +7 кодына күчеп өлгерсә - Кырым тавышлары Русиягә саналачак, дип өстәде бәйге вәкиле.

Беренче ярымфинал 6 майда Дания башкаласы Копенһагенда үтәчәк. Анда Русиядән апалы-сеңелле Толмачевлар, Украинадан Мария Яремчук катнашачак.

"Евровидение" бәйгесе 1956 елдан бирле Европа илләре арасында оештырыла. Узган ел Татарстан кызы Динә Гарипова анда чыгыш ясап бишенче урынны алды.