Тукай Казан метросында искә алынды

Your browser doesn’t support HTML5

Габдулла Тукай 26 апрель иртәсендә Казан метросында да искә алынды. Метроның "Тукай мәйданы" тукталышында шагыйрьгә куелган һәйкәл янында балалар "Туган тел"не һәм башка җырлар башкарды.
Чара метроның "Тукай мәйданы" тукталышында шагыйрьнең бюсты алдына чәчәк салу белән башланды. Шунда ук Казанның "Ләйсән" вокаль ансамбле балалары татарча җырлар башкарды. Шүрәле һәм Былтырны хәтерләткән киемнәр кигән балалар пассажирларны әлеге чарага чакырып йөрде.

"Метроэлектротранс" оешмасы җитәкчесе Әнсаф Галәвов бу чараны, балаларны дөрес итеп тәрбияләү, татар халкының атаклы шагыйрьләрен, аның телен, тарихын халыкка оныттырмау максатыннан чыгып оештырулары турында әйтте.